Бәбәй туена

Авылда бәбәй туе

Өстәл тулды бәлешләрдән
Юк нинди генәләре
Ит, балан, йөземнекедә
Кабакныкы хәтта килгән
Шундый уңган кемнәре?

Туй авылда, бәбәй туе
Бәбәйнең әтисе шат
Улыма иске йолача
Исемне куштырабыз ди
Масаеп куйды бер шарт

Малае да чын баһадир
Хас әтисе инде ул
Мулла исемен әйткәндә
Йомшак мендәр өсләрендә
Бер көйсезләнмәде ул!

Агылды матур теләкләр
Нурланды өйнең эче
Яшь әнинең күзләрендә
Ихтирамлап хәрберсенә
Балкыды сөенече

Нәнәйләре икесе дә
Беренче онык өчен
Бәхет теләп сөю салып
Изге теләкләр әйттеләр
Улы һәм кызы өчен

Сый таралды кунакларга
Бәлешләрне бүлделәр
Күңелле үтте мәҗлесе
Рәхмәт укып мулласын да
Хәерләргә күмделәр

Тәпи үстереп киттеләр
Дуслар, туган-тумача
Рәхмәт әйтеп, бәхет теләп
Күңелле иске йолача
Вәт мәләдис ичмаса!

Алия Султан

******

Улыма

Ир балама бәхет телим

Ир балама бәхет телим
Ир баламны кызганам,
Догаларым ир балама
Күккә карап күз багам.

Тирә якларым тынгысыз
Үзгәрүчән җир йөзе,
Ир балама гомер телим,
Акылы булсын төзек.

Акылына тагын өстәп
Йөрәкнең бир сабырын,
Гаилә учагы тергезсен,
Өлгерлек табар малын.

Тирә ягым шыксыз җилдән
Дөнья кырыс, болгана,
Я, ходаем, синнән сорыйм
Читтәгегә бул Ана!

Ир баламның бәхетен бир,
Гомерен бир, йә, Аллам!
Аналарга сабырлык бир,
Тик имин булсын балам!

Найля Аюпова

*****

Туган көнең балакаем бүген
Тынычлыкта сиңа үсәргә!
Тормышыңда иң беренче юбилеең
Озак булды сиңа, аны көтәргә.

Улым, беренчесе шулай озак,
Калганнарын сизми калырсың.
Тормыш юлын, бару авырырак
Ә син торыш, алга барырсың.

Балакаем,бездән сиңа теләк,
Олыларны хөрмәт итәргә.
Яхшы дуслар булсын синдә күберәк,
Тормышыңда бергә китәргә!

Гульчачак Хасанова

*****

Юбилейга котлаулар

Юбилейга котлау

Гомер юлың сокланырлык,
Сокланабыз бүген дә,
Гомер көзең җимеш барлый
Аяз әле күгең дә.

Гомер көзең уңыш җыя
Дөнья синнән аклана,
Тик син булган өчен генә
Гаилә учагы саклана.

Олы белән, кече белән
Бар синең сөйләр сүзең,
Бүген сиңа без сөйлибез
Нур сибеп балкый күзең.

Изге җаның изгелектә
Рәхмәт укып киләбез,
Өмет гөлләрең бөредә
Чәчкә атыр,беләбез !

Якыннарың хөрмәтеннән
Имин булсын гомерең,
Сәламәт бул, бул бәхетле
Кояшлы булсын көнең.

Тыйнаксың, төпле, назлысың
Бирсен көч, гомер Ходай,
Барыр юлыңа нур сузсын
Көнен кояш, төнен ай.

Шәфкать,рәхимлек-асылың,
Бүләк-сөйкемле йөзең,
Бәрәкәтле, күркәм түрең
Бәхетле бул тик үзең!

Яклаучы син, саклаучы син
Гаиләңнең учагын,
Фәрештәләр саклый күрсен
Суынмасын кочагың.

Балалар, дип өзеләсең,
Туганнар, дип янасың,
Учагыңда тәмле ашың
Җан җылыңны ягасың.

Бирешмәдең, егылмадың,
Сыгылмадың, язмыш, дип,
Авырлыкта таянырга
Без дусларың да бар бит !

Найля Аюпова

*****

Юбилеең белән!

Яшьли кушылып инде өч дистә ел,
Бер сукмактан атлыйбыз икән
Димәк никах безгә күктә укылып,
Хәер-фатиха да шуннан ук иңгән.

Әти-әниләр үгет-нәсыйхәтен,
Изге итеп күптән ятладык
Йөзләренә китерми кызыллык,
Нәсел шәҗәрәсен сакладык.

Тормыш сынауларын җиңеп үттек,
Бер-береңә ныклы ышанып
Чиратлашып кактык канатларны,
Яшәмәдек һич тә уфтанып.

Җитте менә олы юбилеең,
Изге хисләр йөрәк түремдә
Кочак тулы теләкләр бәйләме,
Сине котлар туган көнеңдә.

Гомер юлында ышанычлы юлдаш,
Таяныч икәнне аңладың
Язмыш җилләренә киртә булып,
Гаилә учагын сүндерми сакладың.

Юбилеең белән кадерлебез,
Җылы котлауларны кабул ит
Оныкларның балаларын сөяр,
Вакыт арасын исән-имин үт.

Тормыш гөленә парлап сулар сиптек,
Чәчәк аткач йөредек куанып
Яшәү язсын бала-оныкларның,
Шатлыкларын күреп, юанып.

Дамир Ахметзянов

*****