Көз икәнен белмиләр
Салкын таңны яфрак каплый,
Җирдә ята сары шәл.
Һавага сагышын чәчкән
Алтын көзнең зары жәл.
Шәлне күтәргәли җилләр,
Шукъ яңгырлар ашыга,
Кояш киткәнен көтә дә
Килеп чыга каршыга.
Маңгай терәп тәрәзәгә
Шаян көзне күзәтәм.
Аңымда буталып беткән
Хисләремне төзәтәм.
Казлар оча, китмәс кебек,
Тик борылмый кирегә.
Адашмыйча, юллар табып
Кайтыр микән бирегә?
Чынлап шаяра яңгырлар,
Вальс көенә бииләр.
…Тышта түгел, күңелемдә
Көз икәнен белмиләр.
Венер Фәттах
*****
Менә тагын көзгә килеп кердек,
Күңелләргә сагыш үрелә.
Җәен янган учаклар да сүнә,
Әкрен генә сүнеп сүрелә.
Нигә көзен күңел моңлана да,
Җаннарыма нигә шом сала.
Нигә җәен дәртләнгән йөрәгем,
Көзен килеп һушымны ала.
Фирдат Валеев
*****