Совет солдаты кабере янында
Мин җырламыйм каберең ташы турында,—
Җырлыйм яшәү моңын.
Вакыт үткән белән бозылмый бер дә
Синең елмаюың.
Ташың тора,— зыян юк аның һич.—
Ул гаепле түгел…
Кара күзле болгар хатын-кызларын
Үзеңә тартасың гел.
Тын, чал аналар да, гитаралар да
Моңлы, сабыр-салмак:
Сөйләмиләр синең үлемең турында,—
Мәңге янар якты көнең турында
Яд итәләр, солдат!
*****
Ветеран
Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.
Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.
Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.
Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.
Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.
Дөнья йөге бастырса да,
Туры тота гәүдәсен,
Кайбер очынчык затларның
Әйттерер ул тәүбәсен.
Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.
Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!
Нур Ахунов
*****
Кайтыгыз солдатлар
Киткән чакта егетләр сугышка
Буп-буш булып калды ихата.
Каһәр сугыш, ул елларны түгел,
Кеше гомерләрен югалта.
Кушымта:
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.
Кызлар киткән чакта яу кырына
Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.
Туйда сүзләр әйтелми калдылар,
Таратылмый калды бүләкләр.
Күпме солдат кайтмады сугыштан,
Күпме еллар әрәм калдылар.
Исән булганнарның яшьлекләрен,
Елларын булса да алдылар.
Венер Фәттах
*****
Тынгы бармы
Утырабыз яшел чирәмдә
Дуслар белән, зәңгәр бер төндә.
Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян
җилләрдә, Штраус вальсы көенә.
Кәстәнәләр тора чайкалып,
Яфракларын җәеп юлларга.
Кинәт радио,
чит-ят бер телдә,
Бар дөньяга сөйли яр салып,
Күңелләрне тутырып шомнарга…
Әйтерсең лә бәзгә ташланды
Кыргый яулар, уттан-сөремнән…
Кайсы төштә тагын шартлады
Артериясы бу җир шарының?!
Нинди өн бу тагын үлемнән?!
Тирәбездә бии фонарьлар,
Вальс көенә, шаян җилләрдә,
Ә кайдадыр тетри шартлаулар,
Үлем нуры сибеп капшый җирне
Прожекторлар кара төннәрдә…
Минко Лалев,
болгар шагыйре
Нури Арсланов тәрҗемәләре
*****
Читать далее