Никах туе

Никах туе

Бүген бездә никах туе,
Бүген бездә тантана.
Бәхетле пар табышкан дип,
Бар туганнар шатлана.

Бер-берсенә сүз бирешеп,
Чәчләрен бәйли чәчкә.
Кияү егет батыр булса,
Кызыбыз назлы чәчкә.

Матур пар булып тугансыз,
Язмышыгыз бер булсын.
Гаилә бәхетегез дә,
Гел шулай ташып торсын.

Бүгенге туй бәхет туе,
Шатлык мәхәббәт туе.
Сөю учагын сүндерми,
Яшәгез гомер буе.

Гульсум Набиуллина

*****

Алтын туй

Алтын туй

Пар алмадай парлы булып,
Озын юллар үттегез.
Бар авырлыкларны үтеп,
Алтын туйга җиттегез.

Әле дә сез бик чибәрсез,
Күңелегез яшь әле.
Алда тагын бик күп еллар,
Парлашып яшәң әле.

Тәүге сөю-мәхәббәттә,
Тигез гомер итегез.
Тормышның серле йомгагын,
Әкрен бергә сүтегез.

Яшәгез әле,күпләргә,
Сез өлге, үрнәк булып.
Алтын туйларны үткәрең –
Бәхет-шатлыкка тулып.

Гульсум Набиуллина

*****

Туйга котлаулар

Туй җыры

Шатлык ургый тир-якка,
Бүген бездә туй бара.
Яшь вакытлар искә төшеп,
Йөрәк җилкенеп кала.
Гөрләсен туй, шауласын туй,
Дөньяга җыр-моң тулсын.
Матур парның иңнәренә
Мәхәббәт кошы кунсын.
Куллар – кулда, күзләр – күздә,
Йөрәкләр типсен бергә.
Парлы гомер, сөю-назлар
Телибез бүген сезгә.
Бәхетегез уртак булсын,
Борчулар урап үтсен.
Мәхәббәтнең кайнарлыгы
Гомер буена җитсен.

Римма Гайнанова

*****

Туйда теләкләр

Шатлыклы да бу көн һәм моңсу да,
Туган йорттан китә кыз бала.
Якты өмет, зур хыяллар белән
Тормыш дигән илгә юл ала.
Үз язмышын тапшыра сөйгәненә,
Ышанычы берүк аклансын.
Изге хисне, сөю кайнарлыгын
Һәр икесе тигез сакласын.
Юлдаш булсын сезгә сөю-назлар.
Бәхет белән тулы иртәләр.
Акыл һәм сабырлык иптәш булсын,
Очрый калса әгәр киртәләр.
Һәрбер эштә бергә киңәшегез,
Чит сүзләргә колак салмагыз.
Туган нигез сезгә кыйбла булса,
Әти-әни – табынган аллагыз.
Барыр юлларыгыз якты булсын,
Гел кояшлы килер көнегез.
Мәхәббәтне тугры юлдаш итеп.
Бәхет үрләренә менегез.

Римма Гайнанова

*****

Котлагыз әле, котлагыз
Туй көне безнең бүген,
Күңелем бераз тулышкан,
Болытлап тора көнем.

Сагышым юк, күңел тулган
Ерак яшьлекне уйлап,
Йөреп кайтыйк әле, җаным,
Яшьлек сукмагы буйлап.

Яшьлек җырын парлап җырлыйк
Сүзләре исеңдәме?
Әллә синең күңелең дә
Яшьлегең хисендәме ?

Гомер үтә, үкенеч юк,
Сынаулары булса да,
Яшермә әле күзләреңне
Күңелләрең тулса да.

Найля Аюпова

*****

Туй көне

Яңгыратып киң урамны
Туй машинасы килә,
Яшьләр туе, пар матурлар
Яңаа тормышка җилә.

Аклык төсе, сафлык төсе
Яшь парларны бизәгән
Бар гүзәллек алар яклы
Әкияткә әйләнгән.

Мәхәббәт ялкыннарында
Җилә бу ике гашыйк,
Күзләрендә өмет балкый,
Күңелләр тора ташып.

Туганнары, якыннары
Парларны котлап бүген,
Яудыралар теләкләрнең
Корычныкы кебеген.

Бүгенге көн онытылмас,
Озатыр зур тормышка,
Бәхет татып яшәсеннәр
Күмелеп гөлле алкышка.

Алия Султан

*****

Никах туена теләк

Сезгә минем бүләгем
Изге якты теләгем,
Җырга салган сүзләрем,
Назга тулган йөрәгем.

Бүген зур бәйрәмегез,
Сезнең никах туегыз
Якты булсын юлыгыз,
Ачык булсын күгегез.

Яшәгез сез яратып,
Иман нурын таратып
Парлы булып гел бергә
Ходай биргән гөмердә.

Лилия Гиматдинова

*****