Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау

Мәктәп еллары шаулап,
Уздылар сиздермичә.
Менә инде, килде ул көн,
Килде ул, көттермичә.

Кыңгырауның соңгы моңы,
Ул соңгысы мәктәптә.
Кире кайтмас дәртле ул көй,
Чакырсак бик мактап та.

Киләчәккә бирә ул дәрт,
Яңа үрләр яуларга.
Илебезгә тугры булып,
Тик ак юллар сайларга.

Башларымда мең төрле уй,
Күңел әрни, эзләнә.
Җиз кыңгырау тавышына,
Үзәкләр өзгәләнә…

Кыңгырауның соңгы җыры,
Беренче зур тормышка.
Онытмабыз мәктәпне без,
Мәктәп үрнәк уңышка!

Укытучым, рәхмәтлемен,
Синең алда баш иям.
Уңышларым булыр чиксез.
Мәктәбем-сине сөям.

Гульфия Гизатова

*****

Мәктәпне тәмамлаучыларга

Сез таралгач, мәктәп бушап калыр,
Тәрәзәләр карар ямансу.
Кыңгырау чыңында моңлы сагыш,
Сау бул, мәктәп, җитте хушлашу.
Олы юлга сезне озатабыз,
Теләкләрнең юллап изгесен,
Сездән килсен шатлыклы хәбәрләр,
Укучы ул – мәктәп көзгесе.
Туган мәктәпне сез онытмагыз,
Ул – белемнең тәүге бишеге.
Сезне мәктәп сөенеп каршы алыр,
Һәрчак ачык аның ишеге.
Барыр юлларыгыз якты булсын,
Гел кояшлы килер көнегез.
Хыялларны тормышка ашырып,
Белем үрләренә менегез,
Һәрчак кеше була белегез.

Римма Гайнанова

*****

Мәктәп

Мәктәп, мәктәп…

Уйларымда һаман кайтам сиңа,
Искә алам сабый чагымны.
Мөгаллимнәр сабыр, көләч иде,
Май кояшы кебек ягымлы.

Бүген алар безне алмый каршы,
Бакыйлыкка күчкән күбесе.
Тик йөзләрен саклый онытмыйча,
Күңелнең тутыкмас көзгесе.

Бәлки алар якты йолдыз булып,
Нур сибәдер безгә күкләрдән.
Укытучы… Мәктәп.. бу ике сүз.
Утта янмый торган дәфтәрдә.

Фирдания Нугаева

*****

Мәктәбем

​Агарды мәктәбенең 100 еллыгына багышлана​

Бер карасаң йөз ел гомер
Тарих өчен күп түгел,
Кешелек дөньясы өчен
Бер гасыр – ул әз түгел.

Мәктәбебезгә йөз булган,
Класслар яңадан тулган,
Инде чәчләре агарган
Шәкертләре җыелган.

Котларга килгәннәр алар –
Кызлары һәм уллары,
Уку, язуга өйрәнеп,
Аң-белем алганнары.

Үз тарихын безнең мәктәп
Намус белән саклаган,
Авыр еллар, кыен чорлар
Аны бөгә алмаган.

Хәтерли микән ул бүген
Китап, дәфтәр юк чакны,
Салкын класста кулга өреп,
Хәрефләп сүз язганны?

Барлап чыгадыр ул бүген
Укыткан һәр баласын,
Белем биргәч, белде микән
Кемнең кая барасын?

Язмыштан узмыш юк, диләр,
Күпләр юк арабызда,
Искә ала микән мәктәп
Гүрдә булганнарын да?

Ничә буын вәкилләре
Монда аң-белем алган,
Укытучыларыбыздан
Бик күпләр өлге алган.

Бүген дә ул авыл күрке,
Халыкның фән үзәге,
Тагын йөз ел яшәсә дә,
Япь-яшь калыр мәктәбем!​

Нур Ахунов

***** Читать далее