Абыема

Абыема

Чын ир булган ир затына ходай
Биргән көчен, биргән акылын
Горурлык та, мәхәббәт тә биргән
Холыкның да биргән асылын.

Шушы сыйфатларның барысында
Ходай сиңа җыеп биргәндер,
Матур итеп еллардан-елларга
Бер хәсрәтсез яшә дигәндер.

Ә мин шуңа горурланам чиксез
Хәр көн саен искә төшереп,
Гаиләңә бәйрәмнәрдән торган
Сихри көннәр телим иң элек.

Хәләл парың гел яныңда булсын,
Балаларың булсын горурлык
Шөкер бу ходайга,тормышыгыз
Күз тимәсен диеп торырлык.

Алия Султан

*****

Ирләргә котлаулар

Ир-ат, диеп кемдер атаган

Ир-ат, диеп кемдер атаган бит
Аттай булган өчен ир-атны,
Җирен, суын, илен яклаган ул,
Борынгылар сүзе бик хаклы.

Ир-ат тире белән иген үскән,
Магърүр йортлар – ирләр кулыннан,
Үлән үсмәс җирдә шәһәр калкып,
Машиналар чаба юлыннан.

Ир-ат, диеп кемдер атаган бит,
Ат язмышы булган ирләрдә,
Ил терәге булып яуга киткән
Җилләр җитә алмас җирләргә.

Ир иңенә таяна хатын-кыз
Ир-ат белән генә ул горур,
Әти куенында үскән бала
Мин әтиле! – диеп төз торыр.

Найля Аюпова

*****

Ир-егетләр, сезне котлап
Әйтәсе килә шуны:
Ватанны саклаган кебек,
Саклагыз хатын-кызны.
Сез саклаган, сез яклаган
Хатын-кыз ким-хур булмас.
Менә дигән уллар туар –
Ватан сакчысыз калмас.

Люция Аблеева

*****

Ир көчендә-ил көче

Нигез ташын сала ирләр,
Ир көчендә – ил көче,
Ир – ир инде, ни дисәң дә,
Телләре түгел төче.

Ир-егет йортның терәге
Тала белмәс беләге,
Татулыктан тау күчерер
Ир! – дигәннең зирәге.

Бердәм дөнья корган ирнең
Аты булыр иярле,
Йортын тотар, тормыш отар,
Сөяр ул тик сөярне.

Яхшы ир үз илен мактый,
Чәчә, җыя уңышын,
Кыю эштә юлы уңай,
Арбасын кора кышын.

Найля Аюпова

*****

Әлегә ирләр бәйрәме

Ирләр көне җитеп килә,
Бүләк сайлый хатын-кыз,
Сайламый алар кыйммәтен
Бүләкләре бик очсыз.

Тырышып кына сайлыйлар
Елдагыча – оекбаш,
Эчке кием, кырынгычлар,
Уйлап өлгерсен тик баш.

Ирләребез шат шуңа да
Алар көтми зур бүләк,
Әледән үк баш ваталар,
Ничек бетәрбез түләп?

Күпме кирәк күңел өчен,
Көләч йөзе дә бүләк,
Бәйрәм кайгысы юк анда
Торасы да юк сөйләп.

Ирләр бәйрәме эзеннән
Көттермичә килә март,
Мартның 8-е зур бәйрәм,
Зур бүләк бирү – ул шарт!..

Әле дә сабыр ирләребез
Шуңа күңелләр бик шат,
Әлегә ирләр бәйрәме,
Бәйрәм булуы да шарт!

Найля Аюпова

*****

Читать далее

Сугыш

Совет солдаты кабере янында

 

Мин җырламыйм каберең ташы турында,—
Җырлыйм яшәү моңын.
Вакыт үткән белән бозылмый бер дә
Синең елмаюың.
Ташың тора,— зыян юк аның һич.—
Ул гаепле түгел…
Кара күзле болгар хатын-кызларын
Үзеңә тартасың гел.

Тын, чал аналар да, гитаралар да
Моңлы, сабыр-салмак:
Сөйләмиләр синең үлемең турында,—
Мәңге янар якты көнең турында
Яд итәләр, солдат!

*****

Ветеран

Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.

Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.

Дөнья йөге бастырса да,
Туры тота гәүдәсен,
Кайбер очынчык затларның
Әйттерер ул тәүбәсен.

Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!

Нур Ахунов

*****

Кайтыгыз солдатлар

Киткән чакта егетләр сугышка
Буп-буш булып калды ихата.
Каһәр сугыш, ул елларны түгел,
Кеше гомерләрен югалта.

Кушымта:
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.

Кызлар киткән чакта яу кырына
Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.
Туйда сүзләр әйтелми калдылар,
Таратылмый калды бүләкләр.

Күпме солдат кайтмады сугыштан,
Күпме еллар әрәм калдылар.
Исән булганнарның яшьлекләрен,
Елларын булса да алдылар.

Венер Фәттах

*****

Тынгы бармы

 

Утырабыз яшел чирәмдә
Дуслар белән, зәңгәр бер төндә.
Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян
җилләрдә, Штраус вальсы көенә.

Кәстәнәләр тора чайкалып,
Яфракларын җәеп юлларга.
Кинәт радио,
чит-ят бер телдә,
Бар дөньяга сөйли яр салып,
Күңелләрне тутырып шомнарга…

Әйтерсең лә бәзгә ташланды
Кыргый яулар, уттан-сөремнән…
Кайсы төштә тагын шартлады
Артериясы бу җир шарының?!
Нинди өн бу тагын үлемнән?!

Тирәбездә бии фонарьлар,
Вальс көенә, шаян җилләрдә,
Ә кайдадыр тетри шартлаулар,
Үлем нуры сибеп капшый җирне
Прожекторлар кара төннәрдә…

Минко Лалев,
болгар шагыйре

Нури Арсланов тәрҗемәләре

*****

Читать далее