Әтигә

Ике кадерленең берсе,
Якын кешебез безнең.
Матур картлык, бәхет-шатлык,
Иң изгесе теләкнең.
Саулык булсын гел янәшә,
Ямьле булсын һәр көне.
Озын, бәрәкәтле булсын,
Әтиебез гомере.
Гомер буе көтеп алып,
Киңәш биреп яшәсен.
Әни белән пар канатлар,
Алар нуры нигезнең.

Лилия Салахутдинова

*****

Безнең әти

Алтмыш түгел, алты унлык,
Яки унике “бишле”,
Һәр елыңның һәр аена
Тормыш куйган бер “биш”не.

Керәсең гомер көзенә,
Башың тотып югары,
Узган тормыш юлың өчен
Тормас йөзең кызарып.

Төрле чакларың булгандыр
Олы тормыш юлыңда,
Дәрәҗәң бар, абруең зур
Кешеләр арасында.

Әтиле йортның коты бар,
Тарта күңел гел шунда,
Балаларың, оныкларың –
Бәхетлебез син барда.

Уфтанма, бүген алтмыш, дип,
Күңелең синең яшь әле,
Йөзеңнән нурлар сибелә,
Дәрт-дәрманың бар әле.

Парлы тормыш җиңелерәк,
Язмыш ялгыз итмәсен,
Тормыш чишмәсе җырласын,
Мәңге суы кипмәсен.

Әтиебез, кадерлебез,
Туган көнең гөрләсен,
Иң җылы котлау сүзләрен
Фәрештәләр өләшсен.

Нур Ахунов

*****

Җәен туганнарга

Июньдә туганнарга

Июньдә туганга микән,
Күңелемдә мәңге җәй.
Җәйнең һәрбер туар таңы
Җанымны минем бизи.

Июнь-җәйнең иң беренче,
Иң көтеп алган ае.
Көнен кояш нурын сипсә,
Төне йолдызлы, айлы.

Чәчкәләре белән матур,
Күбәләкләре белән.
Хәтфә яшел үләннәре,
Әйтерсең яшел келәм.

Бүләк итеп сандугачлар,
Матур көйләрен көйли.
Карлугалар очып йөри,
Әйтерсең вальс бии.

Күңелле җәй вакытында,
Тәбигать – үзе бүләк.
Зәңгәр күктә кояш көлсен,
Һәммәбезгә шул теләк.

Аллы-гөлле чәчкәләрне,
Җиләкле аланнарны,
Бүләк итеп тәбрик итәм,
Июньдә туганнарны!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

1 яшь

Бер яшең белән!

Бер яшь тулды бүген, туган көнең.
Гомереңнең тәүге бәйрәме.
Алда әле күп бәхетле көннәр,
Шатлык тулы еллар сәйләне.

Исемеңне назлап һәм иркәләп,
Кушкан әнкәң Ильназ дип сөеп.
Бәхетле бул, балам, тәүфикълы бул,
Гомерләрең озын булсын дип.

Туган көнең белән котлыйм улым,
Телим сиңа изге теләкләр.
Һәрчак булсын ап-ак синең юлың,
Кабул ит син бүген бүләкләр!

Әти-әниең һәм якыннарың,
Сөенсеннәр синең үскәнгә.
Гомер юлың бәхет белән үтсен,
Үкенмәслек булсын үткәнгә!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****


О проекте

Извините, сайт находится в стадии разработки и наполнения контентом.