Никах туе

Никах туе

Бүген бездә никах туе,
Бүген бездә тантана.
Бәхетле пар табышкан дип,
Бар туганнар шатлана.

Бер-берсенә сүз бирешеп,
Чәчләрен бәйли чәчкә.
Кияү егет батыр булса,
Кызыбыз назлы чәчкә.

Матур пар булып тугансыз,
Язмышыгыз бер булсын.
Гаилә бәхетегез дә,
Гел шулай ташып торсын.

Бүгенге туй бәхет туе,
Шатлык мәхәббәт туе.
Сөю учагын сүндерми,
Яшәгез гомер буе.

Гульсум Набиуллина

*****

Алтын туй

Алтын туй

Пар алмадай парлы булып,
Озын юллар үттегез.
Бар авырлыкларны үтеп,
Алтын туйга җиттегез.

Әле дә сез бик чибәрсез,
Күңелегез яшь әле.
Алда тагын бик күп еллар,
Парлашып яшәң әле.

Тәүге сөю-мәхәббәттә,
Тигез гомер итегез.
Тормышның серле йомгагын,
Әкрен бергә сүтегез.

Яшәгез әле,күпләргә,
Сез өлге, үрнәк булып.
Алтын туйларны үткәрең –
Бәхет-шатлыкка тулып.

Гульсум Набиуллина

*****

Хатын-кызларга

8 март

Бүген әни бәйрәме!
Нәни чактан әниләрне
Котлый торган көн бүген.
Сагындыра балачагым
Дәү әни инде үзем.
Шәфкать нурына төрә ул,
Биләгәндә назларга.
Әниләр бит үзләре дә,
Охшаш шуңа язларга.
Бар гүзәллек Әниләрдә,
Әниләрдә җылылык.
Әниләр бит тормыш яме,
Әни булу – горурлык.
Бәбиләрем, алтыннарым,
Багалмам балаларым.
Мин Әнидән изге җанлы
Кешене таба алмадым.
Әниләр иң-иң кадерле,
Хөрмәткә лаек һәр көн.
Әниләрнең газизлеген
Йөрәктә йөртсен һәр кем.
Кызганмагыз җылы сүзне,
Гөлләмәгә күмегез.
Әниләрнең бәхете дә,
Сездән тора, белегез!

Мукарама Саитгалиева

*****

Иртән иртүк биштә торып,
Камыр куйдым әчегә.
Аяк астында буталма,
Эш күп, дидем мәчегә.
Онытмадым күз төшереп,
Алырга зур көзгегә.
Тәмле салатларны шуннан
Ясап алдым тиз генә.
Шулпа куеп җибәрдем дә,
Торт эшләргә керештем.
Өлгерерлек түгел, малай,
Чиратта – ит бәлешем.
Өстәл сыгылып торырлык
Булсын инде! Бәйрәм бит!
Кулдан килгәнчә тырыштым,
Ир-ат риза калсын дип.
Иртәгәгә запас торсын –
Пилмән бөгеп ташладым.
Сигезенче март иртәсен
Дуслар, шулай башладым.
Ә сез?

Люция Аблеева

*****

Бүген хатын-кыз көне

Ир-егетләр чират торып
Чәчәк алалар бүген,
Әллә кояш та көнләшә
Болытлап тора күге.

Чәчәкләрнең ниндие юк-
Алы, кызыл, аклары,
Чәчәкләрнең чәчәк хакы-
Югарыдан хаклары.

Хагына да карамыйлар
Чәчәк сайлый ир-егет,
Бүген бит кызлар бәйрәме
Ничек торсыннар җебеп?

Хатын-кызның күңеле аяз
Болытласа да күге,
Өй түре чәчәктәй балкый
Бүген хатын-кыз көне !

Найля Аюпова

*****

Бәйрәм белән!
Галәм киңлегендә бүген,
Олы бәйрәм, тантана.
Язның беренче бәйрәме
иртә таңнан башлана.

Кояш кебек көләч йөзле,
Әнкәебез уята.
Чәчебездән сыйпап үтә:
Кайсыгыз йоклап ята?!

Без торганчы тәмле исләр,
Өй эченә таралган.
Мич алдында коймак пешә,
Май чыжылдый табада.

Алты бала дәррәү килеп,
Сикерешеп торабыз.
Шау-гөр килә котлаулардан,
Туган нигез – оябыз.

Кемнәребез чигү чиккән,
Кемебез челтәр-бәйләм.
Изге йолага әйләнгән
бүләксез үтми бәйрәм.

Гөрләвекләр йокласа да,
Бездә бәйрәм, тантана.
Хатын-кызлар көне бүген,
Котлаулардан башлана..

Мукарама Саитгалиева

*****

Бәйрәм белән

Бәйрәм белән сезне кызлар,
Котлыйм ихлас йөрәгемнән.
Бөтен уй-хыял чынга ашсын,
Мин юллаган теләгемнән.
Иң әүвәлдән телимен сезгә,
Тормышыгыз тыныч булсын.
Көннәр якты, төннәрдә татлы,
Төшләр генә кереп торсын.
Сау-сәләмәт яшәгез кызлар,
Һәммәгезгә телим саулык.
Шат булыгыз һәр мизгелдә,
Саулыгыгыз булсын байлык.
Гомер буе мул яшәсәгез иде,
Авырлыклар күрми генә.
Кайгы-хәсрәтнең ни икәнен
Беркайчан да белми генә.
Көнен-төнен һәм иртә-кичен,
Тик назларга күмелегез.
Күтәренке халәттә булсын
Һаман сезнең күңелегез.
Чынга ирештерсен Ходабыз,
Мин теләгән теләкләрне.
Саулык, байлык, тыныч гомер,
Булсын Раббым бүләкләре.

Ильдар Бикмуллин

*****

8 Март

Күпме бәйрәм төшерелгән
Календарь битләренә.
Иң матуры, иң яхшысы,
Кергән март эчләренә.
Багышланып язылган,
Кадерле әниләргә.
әбиләргә, апаларга,
Кызларга, сеңелләргә.
Ир-ат тоткан төрле чәчәк,
Каушап калган йөзләре,
Әйтмәсә дә, күзләреннән,
Күренә назлы сүзләре.
Бу доньяда иң матурлар,
Иң кадерле бит алар!
Алар өчен күңелемнән,
Чыга шигырьлы юллар.
Бердән-бер минем теләк,
Яшәгез шатлык күреп.
Кайгы-хәсрәтне читләп
Бәхетле юлдан йөреп.
Күпме бәйрәм төшерелгән
Календарь битләренә.
Иң матуры, иң яхшысы,
Кергән март эчләренә.

Алмаз

*****


Гашыйклар көне

Гашыйклар көне белән

Гашыйклар көне белән
Тәбрик итәм дусларым,
Яшәгез сез сөю-назда,
Ямен тоеп дөньяның.

Һәркемнең күңел кояш,
Җан җылытыр нур сипсен,
Ялгыз тибүдән өшегән
Йөрәкләрне эретсен.

Бер көн түгел, бар гомергә,
Яратыйк якыннарны.
Бәхет йолдызына тиңләп,
Саклыйк сөйгән ярларны.

Тик бер тапкыр чәчәк аткан,
Сөю гөлен шиңдермик
Чәчкәсен кадергә төреп,
Саклап гомерле итик.

Олы хисләрне яңарткан
Бәйрәмчә үтсен бу көн
Сөюгә төренгән йөрәк,
Тик бәхет өчен типсен!

Дамир Ахметзянов

*****

Гашыйклар көнендә

Гашыйк булдым сиңа тәү күрүдә,
Шундый матур, сихри айлы төндә.
Очраштык без синең белән көтмәгәндә,
Мәхәббәтле гашыйклар көнендә.

Чын мәхәббәт алып килде сөю,
Йөрәк тулы ялкын,яну-көю.
Сиздермичә килде,капыл гына,
Рәхәт икән ләззәтләнеп сөю.

Тынгы бирми йөрәкләргә –
сөю көче,
Үзе татлы, һәм ләззәтле, үзе көчле.
Без икебез бер бөтендәй
тибә йөрәк,
Буйсындыра, күңелләргә канат куя –
сөю көче.

Гульсум Набиуллина

*****

Моселман бэйрэмнэре

Корбан бәйрәме белән!

Дини бәйрәмнәрнең иң олысы,
Мәртәбәле, нурлы, затлысы
Күңел түрләренә үтеп керер,
Дәва булып аның яктысы.

Ходай тарафыннан иңдерелгән,
Фарыз гамәлләрне үтәүдән
Тора безнең җирдә яшәвебез,
Өмет баглап һәрбер иртәдән.

Тоткан уразалар кабул булып,
Барып җитсен кылган догалар
Пакълансыннар керле җаннарыбыз,
Кичерелсен булган гөнаһлар.

Матур үтсен Корбан бәйрәмебез,
Яңартылсын йола-гадәтләр
Ташып торсын өстәл өсләрендә,
Мулдан булып хәләл нигъмәтләр!

Дамир Ахметзянов

*****

Гает көне белән!

Гает көне белән, дин-кардәшләр,
Бу Ходайның олы бүләге
Тоткан уразалар кабул булып,
Чынга ашсын һәркем теләге.

Дус-туганнар бергә җыелышып,
Гореф-гадәтләрне яңартыйк
Мохтаҗларның хәлләренә кереп,
Фитыр сәдакасын таратыйк.

Тамырыбыз бер ата-анага,
Адәм белән Һавага тоташкан
Ходай тәнгә җаныбыз иңдереп,
Үз ризыгын биреп яраткан.

Игелекле булып яшик бердәм,
Ярдәмләшеп, хәлне белешеп
Шушы матур дөньяны яратып,
Ходай кушканнарга ирешеп.

Дамир Ахметзянов

*****

Читать далее