Бәбәй туена

Авылда бәбәй туе

Өстәл тулды бәлешләрдән
Юк нинди генәләре
Ит, балан, йөземнекедә
Кабакныкы хәтта килгән
Шундый уңган кемнәре?

Туй авылда, бәбәй туе
Бәбәйнең әтисе шат
Улыма иске йолача
Исемне куштырабыз ди
Масаеп куйды бер шарт

Малае да чын баһадир
Хас әтисе инде ул
Мулла исемен әйткәндә
Йомшак мендәр өсләрендә
Бер көйсезләнмәде ул!

Агылды матур теләкләр
Нурланды өйнең эче
Яшь әнинең күзләрендә
Ихтирамлап хәрберсенә
Балкыды сөенече

Нәнәйләре икесе дә
Беренче онык өчен
Бәхет теләп сөю салып
Изге теләкләр әйттеләр
Улы һәм кызы өчен

Сый таралды кунакларга
Бәлешләрне бүлделәр
Күңелле үтте мәҗлесе
Рәхмәт укып мулласын да
Хәерләргә күмделәр

Тәпи үстереп киттеләр
Дуслар, туган-тумача
Рәхмәт әйтеп, бәхет теләп
Күңелле иске йолача
Вәт мәләдис ичмаса!

Алия Султан

******

Балалар турында

Әти яки әни түгелме?

Апа! Әнә, тәрәзәгә кара,
Берәү уза, әни түгелме?
Күрегезче! Ашыгып монда керә,
Мине алырга ул килдеме?
Ул керде дә бөтен бала-чага
Аның каршысына йөгерде.
Тәмле иде, тел очында тора
Кәнфитенең әле дә тәме.
Барыбызны күзләп, карап чыкты.
Танымады ахры ул мине.
Әйтегезче аңа, мин бүлмәдә,
Апа ул соң күрдеме мине?
Карады да барчабызны ныклап,
Борылды да ят апа китте.
Алып китте үзе белән безнең
Аңа карап туган өметне.
Апа! Әнә, тәрәзәгә кара
Берәү уза, әти түгелме?

Лилия Сәлахетдинова

*****

Кошчыгым

Әтәч белән бер вакытта
Кем уяна иртәсен,
Кем тавышы сәлам биреп
Ямьли гаилә киртәсен ?

Кем тәтелдәп сүзен сөйли,
Кем матур итеп көйли,
Кем озак йоклап китә алмый,
Ботка ашауны сөйми ?

Кем соң ул минем алтыным,
Кем ул минем көмешем,
Кем соң үзенә каратып
Калдыра эшләр эшем ?

Син ул, балам, син кошчыгым,
Син йөрәгем парәсе,
Үчти, үчти зур үс, балам,
Булма йөрәк ярасы.

Найля Аюпова
Читать далее