Тополь
Соңлабрак кайттың, кордаш,
Туган-үскән йортыңа.
Анда бары лепер-лепөр
Ялгыз тополь утыра.
Кайда булдың, озак йөрдең?
Онытмагансың икән!..
Монда бары чордашлардан
Син исән дә, мин исән.
Сагынды. Төшләрендә гел
Күрде сине әткәең.
Бар, кадерлә, бар, бер юат
Аның соңгы ядкарен.
Хәер, инде ни файда бар
Үксеп бер елавыңнан.
Без болай да гаҗиз аның
Сагышлы җырларыннан.
Давылда чайкала гына,
Җил тынса, башын ия.
Саргайды, сагышланды ул
«Ник кайтмый?» дия-дия.
Әткәң алтын кеше иде,
Бөр үпкә белдертмәде.
Бер кемнән синең исемгә
Яман тел тидертмәде.
Бала күңеле далада шул,
Ата күңеле балада.
Кемнеңдер нигезе бөтә,
Кемнекедер яңара.
Галимҗан Латыйп
*****