Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Сылу кызын, энҗе кызын,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.
Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра.
Лилия Гиматдинова
*****
Чыршы бәйрәме
Эх күңелле үтә иде
Яңа ел бәйрәмнәре
Җыр- биюгә тула иде
Уфаның урамнары
Ёлкаларга чыга идек
Гармуннарны күтәреп
Җырлый – җырлый кайта идек
Яшь кызлар эләктереп
Шундый бер бәйрәм чорында
Җилле егет чагымда
Эләктем чыршы янында
Хәләлем кочагына
Шул көннән без икәү бергә
Кабыздык өй учагын
Яшәвебез бара бердәм
Җылы булгач кочагың
Чыршы бәйрәмгә карата
Өзмәгез өметләрне
Сөйкемле кызлар ярата
Күңелле егетләрне
Әй егетләр, сезгә әйтәм
Чыгыгыз бар ёлкага !
Очрашуга ярдәм итәр
Яңа килгән йылкы да !
Рафит Бикташев
*****
Рәхмәт, Иске ел!
Әкрен генә, ләкин котылгысыз,
Якынайтып гомер көземне,
Тормыш агачыннан талгын гына
Тагын бер ел төште өзелеп.
Барыр юлларымны кыскартса да,
Рәхмәтлемен үтеп барган елга.
Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде!
Шатлыгы да булган икән мулдан.
Тән сәламәт, җаннар тыныч булса,
Исән-имин булса якыннар,
Күңел күгең аяз, якты икән,
Шуннан зуррак нинди бәхет бар?
Авыр чаклар булды – яшермимен,
Сабырлык та бирдең, көчен дә.
Илһам тапты каләм-сердәшем дә,
Рәхмәт сиңа шуның өчен дә.
Аермадың иске дусларымнан,
Өстәп тордың яңа дуслар да.
Югалтулар табышларга илтте,
Моң-сагыштан күңел тулса да.
Миннән сиңа хәер-фатиха,
Сау бул инде, сау бул, иске ел.
Бәрәкәтең, хәерләрең белән,
Аяк басчы җиргә, Яңа ел!
Римма Гайнанова
*****
Карлар җыры
Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елны көткән көннәрдә.
Җемелдиләр ак йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек төннәрдә.
Күтәрелеп күктә очкан чакта,
Ак йолдызлар көйләр чыгара.
Ак энҗеләр күргәч күңелләрдә,
Өшер өчен юктыр,юк чара.
Ап-ак кына энҗе бөртекләре,
Әйлән-бәйлән,уен уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур көнгә,
Яңа елда бәхет юрыйлар.
Ак карларың, ак хисләрең белән,
Хуш киләсен безгә Яңа ел!
Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елга җәеп яңа юл!
Гульфия Гизатова (Муртазина)
*****
Яңа ел
Ерактан ишетелә
Тып-тып басып ат килә
Тоягында дагалар
Карны кыеп баралар.
Көмештән ул коелган.
Кояшның нурын алган.
Нурлары аның оча
Ап-ак карларны коча.
Тирә-якка чәчелеп
Ята нурлар сибелеп.
Җем-җем килә үзләре
Чагылдырып күзләрне.
Бәхетләр тели-тели
Җиз кыңгыраулар чыңлый.
Сәгәть телләре суга,
Ат елы килә безгә.
Яңа өметләр белән
Изге теләкләр белән
Ат елы бара җирдән
Ап-ак бәскә киенгән.
Лилия Гиматдинова (Хисамова)
*****