Укытучыга

Укытучыма

Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп доньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.

Тәүге укытучым каршы алды,
Үзе җитди, үзе ягымлы.
Белем доньясына юллар салды,
Яраттырды туган ягымны.

Укытучым, тәүге укытучым.
Өйрәтте ул тәүге хәрефне.
Хич онытмам, ак дәфтәргә сузып,
Әни, – диеп язган дәресне.

Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,
Ә сүзләрдән – яна җөмләләр.
Бәлки әле гади бер укучын,
Шигъри биекләргә урмәләр.

Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!
Урнәк булдын безгә гомергә.
Биргән белемнәрен, киңәшләрен,
Мин саклармын мәнге, гомергә.

Гульфия Гизатова 

*****

Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.

Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.

Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне
Укытучы безгә өйрәтте.
Тукай теле аша туган матур,
Саф татарча шигырь сөйләтте.

Укытучым, аның дәресләре,
Туган мәктәп мәңге хәтердә,
Тәүге дәресемне күрер өчен
Кайтыр идем очып хәзер дә.

Гульфия Гизатова 

*****

Читать далее

Мәктәп

Мәктәп, мәктәп…

Уйларымда һаман кайтам сиңа,
Искә алам сабый чагымны.
Мөгаллимнәр сабыр, көләч иде,
Май кояшы кебек ягымлы.

Бүген алар безне алмый каршы,
Бакыйлыкка күчкән күбесе.
Тик йөзләрен саклый онытмыйча,
Күңелнең тутыкмас көзгесе.

Бәлки алар якты йолдыз булып,
Нур сибәдер безгә күкләрдән.
Укытучы… Мәктәп.. бу ике сүз.
Утта янмый торган дәфтәрдә.

Фирдания Нугаева

*****

Мәктәбем

​Агарды мәктәбенең 100 еллыгына багышлана​

Бер карасаң йөз ел гомер
Тарих өчен күп түгел,
Кешелек дөньясы өчен
Бер гасыр – ул әз түгел.

Мәктәбебезгә йөз булган,
Класслар яңадан тулган,
Инде чәчләре агарган
Шәкертләре җыелган.

Котларга килгәннәр алар –
Кызлары һәм уллары,
Уку, язуга өйрәнеп,
Аң-белем алганнары.

Үз тарихын безнең мәктәп
Намус белән саклаган,
Авыр еллар, кыен чорлар
Аны бөгә алмаган.

Хәтерли микән ул бүген
Китап, дәфтәр юк чакны,
Салкын класста кулга өреп,
Хәрефләп сүз язганны?

Барлап чыгадыр ул бүген
Укыткан һәр баласын,
Белем биргәч, белде микән
Кемнең кая барасын?

Язмыштан узмыш юк, диләр,
Күпләр юк арабызда,
Искә ала микән мәктәп
Гүрдә булганнарын да?

Ничә буын вәкилләре
Монда аң-белем алган,
Укытучыларыбыздан
Бик күпләр өлге алган.

Бүген дә ул авыл күрке,
Халыкның фән үзәге,
Тагын йөз ел яшәсә дә,
Япь-яшь калыр мәктәбем!​

Нур Ахунов

***** Читать далее