Алтын юбилей
Сиңа бүген илле булды,
Гомер җәең җиткән чак,
Яшь вакытлар узып барган,
Картлыгың җитмәгән чак.
Хатын-кызга яшь бирмиләр,
Чәчкә бүләк итәләр,
Чәчкә кебек гомер юллап,
Ихлас теләк әйтәләр.
Көзге муллыкта тугансың,
Сөенгәндер бар галәм,
Гомер көзен күрү язсын
Күңел муллыгы белән.
50 яшь — алтын юбилей,
Тормыш куйган «бишле»не,
Тәбрик итәм, котлыйм сине,
«Бишле» алган кешемне!
Нур Ахунов
*****