Юбилей белән

Юбилейга котлау

Гомер юлың сокланырлык,
Сокланабыз бүген дә,
Гомер көзең җимеш барлый
Аяз әле күгең дә.

Гомер көзең уңыш җыя
Дөнья синнән аклана,
Тик син булган өчен генә
Гаилә учагы саклана.

Олы белән,кече белән
Бар синең сөйләр сүзең,
Бүген сиңа без сөйлибез
Нур сибеп балкый күзең.

Изге җаның изгелектә
Рәхмәт укып киләбез,
Өмет гөлләрең бөредә
Чәчкә атыр, беләбез !

Якыннарың хөрмәтеннән
Имин булсын гомерең,
Сәламәт бул, бул бәхетле
Кояшлы булсын көнең.

Тыйнаксың, төпле, назлысың
Бирсен көч, гомер Ходай,
Барыр юлыңа нур сузсын
Көнен кояш, төнен ай.

Шәфкать, рәхимлек-асылың,
Бүләк – сөйкемле йөзең,
Бәрәкәтле, күркәм түрең
Бәхетле бул тик үзең !

Яклаучы син, саклаучы син
Гаиләңнең учагын,
Фәрештәләр саклый күрсен
Суынмасын кочагың.

Балалар, дип өзеләсең,
Туганнар, дип янасың,
Учагыңда тәмле ашың,
Җан җылыңны ягасың.

Бирешмәдең,егылмадың,
Сыгылмадың,язмыш, дип,
Авырлыкта таянырга
Без дусларың да бар бит !

Найля Аюпова

*****

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Лимит времени истёк. Пожалуйста, перезагрузите CAPTCHA.