Укытучыма

Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп доньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.

Тәүге укытучым каршы алды,
Үзе җитди, үзе ягымлы.
Белем доньясына юллар салды,
Яраттырды туган ягымны.

Укытучым, тәүге укытучым.
Өйрәтте ул тәүге хәрефне.
Хич онытмам, ак дәфтәргә сузып,
Әни, — диеп язган дәресне.

Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,
Ә сүзләрдән – яна җөмләләр.
Бәлки әле гади бер укучын,
Шигъри биекләргә урмәләр.

Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!
Урнәк булдын безгә гомергә.
Биргән белемнәрен, киңәшләрен,
Мин саклармын мәнге, гомергә.

Гульфия Гизатова 

*****

Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.

Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.

Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне
Укытучы безгә өйрәтте.
Тукай теле аша туган матур,
Саф татарча шигырь сөйләтте.

Укытучым, аның дәресләре,
Туган мәктәп мәңге хәтердә,
Тәүге дәресемне күрер өчен
Кайтыр идем очып хәзер дә.

Гульфия Гизатова 

*****

Укытучыма

Сезнең язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең көнегез.
Сез бит безгә белем генә түгел,
Йөрәк җылыгызны бирдегез.

Безнең шаянлыклар чәчегезгә
Өстәгәндер көмеш бөртекләр.
Сезнең язмыш шундый. Ярдәм итү
Канат үстергәндә бөркетләр.

Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,
Озак чыңлар, чыңлар колакта.
Укытучым биргән ныклы белем,
Офыкларга тарта, еракка.

Без очарбыз шул офыкка карап,
Сезнең караш барыр озатып.
Олы рәхмәт Укытучым!, — диеп.
Баш иярбез сезгә бер кайтып.

Безне алда зур сынаулар көтә,
Мәктәп данын hәрчак якларбыз.
Сездән алган тормыш юлламасын
Мәңге тап төшерми сакларбыз!

Фирдания Нугаева

*****

Укытучыма!

Укытучы-нинди матур исем
Укыта ул тормыш дәресен
Әнкәй кебек колачыңа алып
Безне хәрчак көтәсең бит син!

Син -беренче ,хәреф өйрәткән дә
Син-беренче, язу өйрәткән
Син-беренче, тормыш кагыйдәсен
Күңелләргә сеңдереп әйткән

Әнкәм теле белән йомшак итеп
Тәрбия бирдең укытучым
Нәни генә минем йөрәгемә
Күпме наз..матурлык салучым!!

Мәңге онытылмас ул вакытлар
Рәхмәт юллыйм исемә алып
Укытучым! иң кадерле кешем
Акылыңа торам таң калып

Гомер баскычларын менгән саен
Сеңә бара ныграк дәресләр
Ялгышларны..тормыш хаталарын
Язмыш укытучым дөресләр!

Алия Султан

******

Беренче укытучыма

Укытучым минем бердән берем,
Син бит шундый булдың ягымлы.
Сине һәрчак искә алган саен,
Сагынам мин бала чагымны.

Туган Илдә берәү булган кебек,
Берәү безнең газиз әнкәйләр.
Шушы берләр эченә сыя алар,
Укытучы, изге кешеләр.

Өйрәттегез безне алдашмаска,
Урлашмаска,көчсез булмаска.
Тордыгыз сез безгә «Маяк» булып,
Адашмаска барыр юлларда.

Бик зур рәхмәт сиңа укытучым,
Мәңге яшә һичтә картайма!
Мин калдырган эздә бардыр кебек,
Синең сырлар яткан маңгайда…

Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,
Гел яшь тотар идем үзеңне.
Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,
Сиңа булган олы хисемне!

Гульсум Набиуллина

*****

Укытучылар көне белән

Фәрида апа, олы рәхмәт булсын
Сезнең язган шигьри юлларга !
Изге сүзләр мәңгелеккә калсын
Тарих булып үткән елларга !

Киндер букча, чабата заманы
Шөкер Аллам, безгә тимәде
Хәтер түрендә тора бит һаман
Тәүге баскан мәктәп идәне

Кара савытына әнкәм тегеп бирде
Кара төстә, сатиннан букча
Ак күлмәк өстендә форма иде
Үзе могҗизә — аеруча !

Шыр надан идек килеп кергәндә
Якты, сихри белем иленә
Укытучы бар җанын биргәнгә
Нигез салдык акыл — гыйлемгә

Укыгач сезнең шигьри юлларны
Искә алдым мин дә шул чакны
Язып салдым исләгән уйларны
Рәхимләп үткән бала-чакны

Укытучыларга бездән чиксез рәхмәт !
Сезнең гадел, җаваплы эшкә
Юлдаш булсын гомерлеккә — хөрмәт
Билгесе дә булсын тик — бишкә !

Рафит Бикташев

*****

Укытучыма

Укытучы! Нинди бөек исем!
Сезнең белән мин бит,- горурланам.
Чал чәчегез бик килешеп тора.
Сезгә карап, һәр көн сокланам….

Тәүге тапкыр килгәч мәктәбемә
Сез бит мине каршы алдыгыз.
Күпме еллар, минем күңелемә.
Онытылмас эзләр салдыгыз.

Әлифбаны ачып, һәр хәрефен.
Өйрәттегез кат-кат, җентекләп.
Абындырмый бер дә, белем иленә,
Җиткердегез, мине җитәкләп.

Мөлаем йөз, йомшак тавыш сезнең.
Әсир итте мине шул чакта.
Искә төшә,бер дә онытылмый.
Ничек кайтыйк,тагын шул чакка?

Әгәр кайтсам сезнең кадерегезне,
Белер идем һәрчак, ичмасам.
Тырышып укыр идем, дәресләрдән
Качмас идем бер дә, һич кайчан…..

…сез бит мине кеше итәр өчен,
Күпме хезмәт, вакыт, түктегез….
…соңгы звонок… басып торган чакта,
Маңгаемнан килеп үптегез.

Без таралдык. Төрле-төрле якка.
Сез калдыгыз, шул чак моңаеп.
Күзләрегез, яшкә дымланса да,
Сиздермичә, безгә елмаеп.

Укытучым. Бик зур рәхмәт сезгә!
Тормышка ашты минем, — зур хыял.
Исәнлекләр сезгә, сәламәтлек.
Сез бит минем өчен идеал!

Фагим Хабибуллин

*****

Укытучы — бөек мәгънә
Шушы сүзгә салынган,
Яшәү көче тормышта да
Аң-белемгә корылган.

Укытучым, укытучым,
Тормышымның маягы,
Белем бирдең һәм өйрәттең
Аңларга бу дөньяны.

Кирәк чакта әрләдең дә,
Чама белән мактадың,
Башкалардан сүз тидертми,
Үз балаңдай якладың.

Укытучым — син фәрештәм,
Һәрвакыт якты йөзең.
Һич картайма, сәләмәт бул,
Сөендереп тор безне.​

Нур Ахунов

*****

Укытучыга

Кем ул белем доньясына
Тәүге юллар салучы,
Әни шикелле якын ул
Беренче укытучы.

Асылларын өйрәтүче,
Элифба доньясының
Әни назы белән яулый
Йөрәген укучының.

Син өйрәттең хәрбер эштә
Иһътибарлы булырга,
Олыларга адым саен
Иһътирамлы булырга.

Кечкенәдән зирәк булсаң,
Үскәч аңларсың барын
Аңлап усәргә тырыш син,
Матурлыгын доньяның.

Ял сәгатьләреңнең дә син
Кадерен белергә өйрән
Акылыңны дөрес җиксәң
Акылың булыр тирән…

Тормышта кирәк булган бит
Апам хәрбер дәресең,
Ялгышмыйча аңлар өчен
Ялганын йә дөресен.

Рәхмәт сиңа укытучым,
Балаңдай үз күргәнгә
Мәгърифәт юлларын ачып
Төпле белем биргәнгә.

Алия Султан

*****

Прочитано 85 раз! Спасибо и Вам!