Корбан бәйрәме белән!

Дини бәйрәмнәрнең иң олысы,
Мәртәбәле, нурлы, затлысы
Күңел түрләренә үтеп керер,
Дәва булып аның яктысы.

Ходай тарафыннан иңдерелгән,
Фарыз гамәлләрне үтәүдән
Тора безнең җирдә яшәвебез,
Өмет баглап һәрбер иртәдән.

Тоткан уразалар кабул булып,
Барып җитсен кылган догалар
Пакълансыннар керле җаннарыбыз,
Кичерелсен булган гөнаһлар.

Матур үтсен Корбан бәйрәмебез,
Яңартылсын йола-гадәтләр
Ташып торсын өстәл өсләрендә,
Мулдан булып хәләл нигъмәтләр!

Дамир Ахметзянов

*****

Гает көне белән!

Гает көне белән, дин-кардәшләр,
Бу Ходайның олы бүләге
Тоткан уразалар кабул булып,
Чынга ашсын һәркем теләге.

Дус-туганнар бергә җыелышып,
Гореф-гадәтләрне яңартыйк
Мохтаҗларның хәлләренә кереп,
Фитыр сәдакасын таратыйк.

Тамырыбыз бер ата-анага,
Адәм белән Һавага тоташкан
Ходай тәнгә җаныбыз иңдереп,
Үз ризыгын биреп яраткан.

Игелекле булып яшик бердәм,
Ярдәмләшеп, хәлне белешеп
Шушы матур дөньяны яратып,
Ходай кушканнарга ирешеп.

Дамир Ахметзянов

*****

Изге айдыр — Рамазан

Һәр мөселман өчен изге булган,
Нур бөркегән айдыр — Рамазан.
Уразалар тотып арынырбыз,
Күңелдәге кердән, гөнаһлардан.

Шушы айда “мин-минлектән” китеп,
Тәкъкәберлекне чикләп торырбыз.
Ярлыларның хәлләренә кереп,
Саусызларга сузарбыз кулыбыз.

Ходай биргән нигъмәттән тыелып,
Якка куеп дөнья кууны.
Белгән догаларыбызны укып,
Искә алыйк әрвах, ыруны!

Мәрхәмәтле булып бер-береңә
Изгелектән торсын эшебез,
Чын күңелдән сыенсак Ходайга,
Тыныч үтәр туар көнебез.

Дамир Ахметзянов

*****

Бәйрәм аша рәхмәт юллыйм
Сезгә минем дусларым
Хәрберегез якын миңа
Сезнең белән ах-зарым.

Корбан бәйрәме сезләргә
Изгелек бүләк итсен
Хәрберегезнең өйләрен
Нурларга күмеп үтсен!

Сыйлы тормышта яшәгез
Барлы булсын доньягыз
Көлеп-елмаеп торыгыз
Чиргә ирек куймагыз

Бергә яшик аңлаешып
Бездән дә кала гомер
Күрешүләр насип итсен
Бер күрешү бер гомер!

Алия Султан

******

Корбан гаете белән, Мөселманнар!

Бик зур бәйрәм бүген, Мөселманнар!
Мөбарәк булсын корбан гаете
Чиста намус белән, гөнахысыз,
Үткәрик без бүген гаетне.

Иртән иртүк торып, чистарынып,
Җыелышып барыйк мәчеткә
Вәгазь тыңлап, дога, намаз укып,
Савап алыйк җанга мәчеттә.

Гает коймагы, иртәнге чәйгә.
Көтеп тора өйгә кайтуга
Бисмиллалар әйтеп, корбан чалу,
Савап булсын безгә, барысы да.

Изге корбан гаете белән,
Мөселманнар, сезне котлыймын
Гөнахларны кичер, ярлыка — дип
Ходаемнан үтенеп сорыймын.

Фагим Хабибуллин

*****

Корбан Гаете бүген!

Иң бөек Бәйрәмнең берсе,
Корбан Гаете бүген!
Исәнлек-саулыклар теләп,
Табын әзерли һәркем.

Ходаемның ризалыгына
Догалар укыйм мин дә.
Мең рәхмәтләремне әйтеп,
Тынычлык теләп Илгә!

Өстәлләр сыгылып тора,
Бал-май ризыкларыннан.
Ходаем берүк мәһрүм итмә,
Иман -байлыкларыннан!

Гульсум Набиуллина

*****

Изге күңелле, мөселман, кан кардәшләрем!
Корбан Гаете бәйрәме мөбәрәк булсын,
өстәлләребез мул, теләгән теләкләребез кабул булсын!
Тазалыкта, исән — сау булып, киләсе елларда да,
шатлык, куанычлар белән, шушы изге бәйрәмне каршыларга
Ходаем насип итсен! Амин!

Прочитано 385 раз! Спасибо и Вам!