Безнең әти

Алтмыш түгел, алты унлык,
Яки унике «бишле»,
Һәр елыңның һәр аена
Тормыш куйган бер «биш»не.

Керәсең гомер көзенә,
Башың тотып югары,
Узган тормыш юлың өчен
Тормас йөзең кызарып.

Төрле чакларың булгандыр
Олы тормыш юлыңда,
Дәрәҗәң бар, абруең зур
Кешеләр арасында.

Әтиле йортның коты бар,
Тарта күңел гел шунда,
Балаларың, оныкларың —
Бәхетлебез син барда.

Уфтанма, бүген 60, дип,
Күңелең синең яшь әле,
Йөзеңнән нурлар сибелә,
Дәрт-дәрманың бар әле.

Парлы тормыш җиңелерәк,
Язмыш ялгыз итмәсен,
Тормыш чишмәсе җырласын,
Мәңге суы кипмәсен.

Әтиебез, кадерлебез,
Туган көнең гөрләсен,
Иң җылы котлау сүзләрен
Фәрештәләр өләшсен.

Нур Ахунов

*****