Июньдә туганнарга

Июньдә туганга микән,
Күңелемдә мәңге җәй.
Җәйнең һәрбер туар таңы
Җанымны минем бизи.

Июнь-җәйнең иң беренче,
Иң көтеп алган ае.
Көнен кояш нурын сипсә,
Төне йолдызлы, айлы.

Чәчкәләре белән матур,
Күбәләкләре белән.
Хәтфә яшел үләннәре,
Әйтерсең яшел келәм.

Бүләк итеп сандугачлар,
Матур көйләрен көйли.
Карлугалар очып йөри,
Әйтерсең вальс бии.

Күңелле җәй вакытында,
Тәбигать — үзе бүләк.
Зәңгәр күктә кояш көлсен,
Һәммәбезгә шул теләк.

Аллы-гөлле чәчкәләрне,
Җиләкле аланнарны,
Бүләк итеп тәбрик итәм,
Июньдә туганнарны!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****