Туган көн

Тагын да бер туган көнем
Куып җитте артымнан
Һич кенә дә тормый көтеп
Чаба бит атлар сыман

Куып тота, узып китә
Миннән дә җитезерәк
Көтмәсәм дә килеп җитә
Шундый шук, шундый зирәк!

Булса икән камытларга
Шушы толпар атларны
Булыр иде онытырга
Җитәчәк картлыкларны

Тик кайгырмыйм үтә диеп
Кире кайтмас көннәрем
Күңел ачам җырлап — биеп
Бүген минем бәйрәмем !

Рафит Бикташев

*****

Бәхетле гомер сиңә

Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә

Яшьлек елларыңны эзләп
Карама үткәннәргә
Сине назлаган ул төннәр
Сер булсын бүтәннәргә

Шатлыкларың артып торсын
Йөзеңне нурга күмеп
Хәрбер туган көннәреңә
Куан син рәхмәт диеп

Шунда булыр гамьле тормыш
Яшәүләрнең мәгънәсе
Синнән күчермә эзләрләр
Дусларыңның һәммәсе

Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә
Сокланамын чын йөрәктән
Синең изге күңелеңә

Алия Султан

*****

Күңел унсигездән узмый

Тыңла әле, тыңла, бүген сине
Туган көнең белән котлыйлар,
Җырга, изге теләкләргә күмеп,
Яшьлек хисләреңне саклыйлар
Еллар үтә диеп хафаланма,
Күңел унсигездән узмый ул.
Тузса тузсын еллар тузаннары,
Кеше җаны һич тә тузмый ул.
Кара әле, кара тирә-якка,
Синең белән бии табигать.
Еллар белән кеше картаймый ул,
Диюләре чынлап хакыйкать.
Елмай әле, елмай, бүген синең
Күңел шатлык белән тулган көн.
Күрәсеңме, елларны санамый
Үзеңә елмая туган көн.

Венер Фәттахов

*****