Минем тормыш иптәшемнең
Туган көне бит бүген.
Иң беренче тиешле мин,
Әйтергә котлау сүзен.

Теләкләрем күп әйтергә:
Бул син гел дә ягымлы,
Елмай гына күрсәң әгәр
Минем усал чагымны.

Мин болай бит, тик яратып
Әйткән булам шелтәләп.
Күзләр тимәсен дип кенә,
Тиргәмим бер дә теләп.

Телим сиңа сәламәтлек,
Ак бәхетләр күп итеп,
Шатлык-сөенечләр килсен,
Уңышлар торсын көтеп!

Озын гомер телим сиңа
Көннәрнең кояшлысын!
Төнәреңдә насыйп булсын,
Күрү айның яктысын!

Ә без: мин дә, балалар да,
Яратабыз үзеңне.
Туган көнең котлы булсын!
Дип тәмамлыйм сүземне.

Гульфия Гизатова

*****