Соңгы кыңгырау

Мәктәп еллары шаулап,
Уздылар сиздермичә.
Менә инде, килде ул көн,
Килде ул, көттермичә.

Кыңгырауның соңгы моңы,
Ул соңгысы мәктәптә.
Кире кайтмас дәртле ул көй,
Чакырсак бик мактап та.

Киләчәккә бирә ул дәрт,
Яңа үрләр яуларга.
Илебезгә тугры булып,
Тик ак юллар сайларга.

Башларымда мең төрле уй,
Күңел әрни, эзләнә.
Җиз кыңгырау тавышына,
Үзәкләр өзгәләнә…

Кыңгырауның соңгы җыры,
Беренче зур тормышка.
Онытмабыз мәктәпне без,
Мәктәп үрнәк уңышка!

Укытучым, рәхмәтлемен,
Синең алда баш иям.
Уңышларым булыр чиксез.
Мәктәбем-сине сөям.

Гульфия Гизатова

*****

Мәктәпне тәмамлаучыларга

Сез таралгач, мәктәп бушап калыр,
Тәрәзәләр карар ямансу.
Кыңгырау чыңында моңлы сагыш,
Сау бул, мәктәп, җитте хушлашу.
Олы юлга сезне озатабыз,
Теләкләрнең юллап изгесен,
Сездән килсен шатлыклы хәбәрләр,
Укучы ул — мәктәп көзгесе.
Туган мәктәпне сез онытмагыз,
Ул – белемнең тәүге бишеге.
Сезне мәктәп сөенеп каршы алыр,
Һәрчак ачык аның ишеге.
Барыр юлларыгыз якты булсын,
Гел кояшлы килер көнегез.
Хыялларны тормышка ашырып,
Белем үрләренә менегез,
Һәрчак кеше була белегез.

Римма Гайнанова

*****