Китапханәчеләр көне белән!

Китап-ул йөрәк ачкычы,
Көч ул, зиһен түрендә.
Китап белән дус булганнар,
Менә акыл үренә.

Китап-ул белем чишмәсе.
Юлы озын агасы.
Кирәк намус төшенчәсен,
Акыл белән табасы.

Яманлыктан яхшылыкны
Аерырга өйрәтә;
Телсезләргә телләр бирә,
Көйсезләрне көйләтә.

Вөҗдан, намус, акыл биргән,
Китап-ул җан азыгы.
Туган телне саклап калыйк,
Ул бит күңел назлыгы.

Тулып торсын китапларга,
Китапханә киштәсе.
Саекмасын агышлары,
Аксын белем чишмәсе!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Китапханә – китап йорты

Нинди йорт бу – нур чәчеп тора,
Эченә керсәң, күпме хәзинә!
Киштәләрдә акыл, аң –белем…
Бу серле йорт була китапханә.
Китап йорты, китап дөньясы …
Һәркем өчен ачык ишеге.
Чакырып тора олысын – кечесен –
Китап сөйгән һәрбер кешене.
Күпме серне саклый бу якты йорт,
Китапларда күпме мәгълүмат!
Тарихлардан калган ядкарьләр,
Гасырлардан килгән әдәбият.
аршы ала безне Тукай үзе
Хәсән Туфан, Пушкин, Толстойлар
Кол Галиләр, Мәҗит Гафурилар,
Бөек шәхес, олуг остазлар.
Китапханәче безне алар белә
Очраштыра, таныштыра.
Күңелләргә җепләр сузып,
Дуслаштыра, кавыштыра
Гасыр арты гасыр үтсә дә,
Һич югалмас бу хәзинә.
Нур өләшеп күңелләргә,
Мәңге яшә, китапханә!

Римма Гайнанова

*****