Ир-ат, диеп кемдер атаган

Ир-ат, диеп кемдер атаган бит
Аттай булган өчен ир-атны,
Җирен, суын, илен яклаган ул,
Борынгылар сүзе бик хаклы.

Ир-ат тире белән иген үскән,
Магърүр йортлар — ирләр кулыннан,
Үлән үсмәс җирдә шәһәр калкып,
Машиналар чаба юлыннан.

Ир-ат, диеп кемдер атаган бит,
Ат язмышы булган ирләрдә,
Ил терәге булып яуга киткән
Җилләр җитә алмас җирләргә.

Ир иңенә таяна хатын-кыз
Ир-ат белән генә ул горур,
Әти куенында үскән бала
Мин әтиле! — диеп төз торыр.

Найля Аюпова

*****

Ир-егетләр, сезне котлап
Әйтәсе килә шуны:
Ватанны саклаган кебек,
Саклагыз хатын-кызны.
Сез саклаган, сез яклаган
Хатын-кыз ким-хур булмас.
Менә дигән уллар туар —
Ватан сакчысыз калмас.

Люция Аблеева

*****

Ир көчендә-ил көче

Нигез ташын сала ирләр,
Ир көчендә — ил көче,
Ир — ир инде, ни дисәң дә,
Телләре түгел төче.

Ир-егет йортның терәге
Тала белмәс беләге,
Татулыктан тау күчерер
Ир! — дигәннең зирәге.

Бердәм дөнья корган ирнең
Аты булыр иярле,
Йортын тотар, тормыш отар,
Сөяр ул тик сөярне.

Яхшы ир үз илен мактый,
Чәчә, җыя уңышын,
Кыю эштә юлы уңай,
Арбасын кора кышын.

Найля Аюпова

*****

Әлегә ирләр бәйрәме

Ирләр көне җитеп килә,
Бүләк сайлый хатын-кыз,
Сайламый алар кыйммәтен
Бүләкләре бик очсыз.

Тырышып кына сайлыйлар
Елдагыча — оекбаш,
Эчке кием, кырынгычлар,
Уйлап өлгерсен тик баш.

Ирләребез шат шуңа да
Алар көтми зур бүләк,
Әледән үк баш ваталар,
Ничек бетәрбез түләп?

Күпме кирәк күңел өчен,
Көләч йөзе дә бүләк,
Бәйрәм кайгысы юк анда
Торасы да юк сөйләп.

Ирләр бәйрәме эзеннән
Көттермичә килә март,
Мартның 8-е зур бәйрәм,
Зур бүләк бирү — ул шарт!..

Әле дә сабыр ирләребез
Шуңа күңелләр бик шат,
Әлегә ирләр бәйрәме,
Бәйрәм булуы да шарт!

Найля Аюпова

*****

Читать все стихи →