Туган көнең бүген дустым!
Син дөньяга килгән көн
Әти-әни, туганнарны,
Шатлыкларга күмгән көн.

Хисапсыз күп дуслар белән
Яшисең син бүген җирдә.
Эшлисең син бик тырышып,
Армыенча көндә, бер дә.

Телим сиңа сәламәтлек.
Җәлләмичә бирсен ходай.
Каршылыклар очрамасын
Ә җилләр дә иссен уңай.

Иҗатыңда зур уңышлар.
Һәрвакытта илһам килсен.
Дус-ишләрең яннарыңда
Илдар, — диеп йөгреп йөрсен

Фагим Хабибуллин

*****

Дусларыма

Ходай безгә биргән гомернең
Кадерләрен белеп яшәгез,
Яратып-сөеп-сөелеп кенә
Мәхәббәт утында яшьнәгез.

Бер-берегезгә кирәк-терәк булып
Тормышта гел янәшә булыгыз,
Үткән көннәр кире кайтмыйлар бит
Бер-берегезнең кадерен белегез.

Дошманнар көнләшерлек итеп
Яшәгез, шатланып көлегез,
Дөньяга якты караш белән
Үтсен сезнең алгы көнегез.

Олыгайгач та безгә кирәк ул
Ихтирам, бер-береңне ярату
Булмасын, һичкайчан кирәкми
Чит-ят ярларга җан ату….

Мәфрүзә Фатихова

*****

Дусларыма теләк

Дуслыкны бит сатып алып булмый,
Бурычка да аны бирмиләр,
Яшәү рәхәт, минем дусларым бар,
Дус булмаган аны белмидер.

Сезгә карыйм да мин,тик шатланам.
Күрәм, сез бит шундый бәхетле!
Киләчәк зур шатлыкларда үтсен,
Уңыш булсын тауларга хатле!

Ак көнләшу белән көнләшәм мин сезгә,
Сезнең бәхет булсын ак кына!
Мин бәхетле, сез бәхетле булгач,
Минем сүзләр һәрчак хак кына.

Минем теләк, тыныч булсын гомер,
Мәхәббәттә үтсен һарбер көн!
Һәр туасы көнне шатлык белән,
Көтеп торсын айлы тыныч төн!

Безнен шатлыгыбыз — балаларда,
Бәхетләрен берүк тапсыннар!
Изге юлдашлары ихлас булсын!
Гел елмаеп таңнар атсыннар!

Сәламәтлек ташламасын бер дә,
Ансыз яшәү, яшәү түгел ул.
Дусларым, сез якын кешеләрем!
Сезнең белән яшәү-күңел ул.

Гульфия Гизатова

*****

Бәхетле булыгыз, дусларым

Гөмерләр бик кыска уйласаң
Төрлечә сузылган юллары
Юлларда адашмый, рәхәттә
Бәхеттә яшәгез дусларым.

Караңгы төннәрне яктырта
Дусларның кадерле киңәше,
Күзегез яшьләргә күмелсә
Шатлыктан булсын ул күз яше.

Авырлык килгәндә кул сузган,
Йөрәкне җылыткан дусларым
Рәхмәтле теләкләр йөретеп
Тик сезгә төбәлгән уйларым.

Ирешсен чын ихлас теләгем
Үз иткән иң якын дусларга,
Тормышның салкыны кагылмый
Өшетми, сезнең күк дус барда.

Алия Султан

*****